Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны арткан
Ноябрьнең соңгы атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкырга артты.
Грипп белән авыручыларның төп өлеше – 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары.
«Соңгы атнада 13 700 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның 363 грипп белән авыручылар. Узган атнада 114 грипп очрагы теркәлде», – диде спикер.
Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләрнең 51,7 проценты, ягъни ике миллионнан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев