Бер ай эчендә 17 татарстанлы кар чистартканда түбәдән егылып, хастаханәгә эләккән
Соңгы бер ай эчендә Республика клиник хастаханәсенә кар чистартканда түбәдән егылып, 17 кеше эләккән. Бу хакта медицина учреждениесендә хәбәр иттеләр.
Илсөя Садыйкова фотосы
Табиблар мәгълүматы буенча, күпчелек кешеләр үз йортларының түбәләреннән кар чистартканда яки Яңа ел бизәкләрен җыю вакытында егылган. Авырулар умырткалык, кул, аяк сынулары, шулай ук баш-ми травмалары белән килгән.
2нче нейрохирургия бүлегендә хәзерге вакытта Казанның 64 яшьлек кешесе ята. Ул кар чистарту вакытында куркынычсызлык техникасын сакламау сәбәпле авыр травмалар алган. Ир-атның умырткасына операция ясаганнар, һәм алда аны озак вакытлы реабилитация көтә.
Медицина хезмәткәрләре куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген искәртә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев