Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бело-безводныйдагы “Елочка”да

17 октябрьдә район мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә эшләүче яшь белгечләр өчен чираттагы семинар узды.

Бу юлы аны районың Бело-безводный авылында урнашкан 29нчы "Елочка" балалар бакчасында үткәрделәр. Әлеге җирлек Идел буе-Кама тыюлыгына сыенып урнашканга, педагоглар өчен темасы да шуңа яраштырылган иде - "Белем бирү эшчәнлеге кысаларында табигать объектларын күзәтүне оештыру һәм практик тәҗрибәләр үткәрү". Бакча мөдире Йолдыз Варисова балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләсе турында сөйләде, тыюлык директоры урынбасары Елена Унковскаяның Россия тыюлыклары турында чыгышы кызыклы булды.

Хезмәт стажлары бик кечкенә булса да, яшь педагоглар балалар белән дәресләрне бик кызык һәм файдалы итеп уздырды. Тәҗрибәлерәкләре аларга төрле киңәшләрен бирде. Соңыннан педагоглар дендрарийда булды һәм тыюлык музеендагы экспонатлар белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев