Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белмисезме? Өйрәтербез!

Үзенең 65 еллык юбилее уңаеннан Яшел Үзән автотранспорт предприятиесе автобус йөртүчеләр вакансиясенә стажерлар җыя. Юл йөрергә һәм тотрыклылык яратучылар игътибарына - сезнең предприятие хисабына һөнәр алу мөмкинлегегез бар. Яшел Үзән транспорт предприятиесе автобус йөртүчеләр вакансиясенә стажерлар җыя.

Гомер гомергә машина йөртүче һөнәре иң таләп ителгән һөнәрләрдән саналды. Зур конкуренциягә карамастан, тәҗрибәле профессионалларга хезмәт базарында югары хезмәт хакы алырлык эш урыннары була. Безнең ЯҮПАТПдә да җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең уртача яше пенсия яшенә якынлаша, шуңа күрә предприятиедә яңа кадрлар туп­лау турында уйлар вакыт җиткән.
«Д» категориясен алуның никадәр катлаулы булуын барыбыз да белә, өстәвенә кыйммәт тә.
- Безнең оешма шоферларны «Д» категориясенә укытучы бердәнбер укыту үзәге, - дип сөйли «За рулем» укыту үзәге директоры Любовь Семенова. - Бу категорияне алырга теләүчеләр елдан-ел кими. Районда автобус йөртүче һөнәрен алырга теләүчеләр юк диярлек. Шуны аңлап, автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге стажерлар төркеме оештыру тәкъдиме белән чыкты. Без аларны предприятиенең үзендә укытачакбыз.
«Д» категориясенә укыту аз да түгел, күп тә түгел 34 мең сум тора. Үз предприятиесен кадрлар белән тәэмин итү һәм Яшел Үзән районы автотранспорт хуҗалыгын алга таба үстерү өчен ЯҮПАТПсе җәмәгать транспортын йөртүчеләрне укыту чыгымнарын үз өстенә ала.
- 2011 елда мондый тәҗрибәбез булды, - дип сөйли ЯҮПАТПсенең кадрлар бүлеге белгече Оксана Коршунова. - Программа үзен аклады - бүгенге көндә бик күп автобус йөртүче предприятиедә эшләвен дәвам итә. Алдагы еллардан кала, быел 23 яше тулган һәм «В» категориясе инде булган егетләрне генә алабыз. Теләгән кешеләрне сайлап алганда «С» категориясе булу да өстенлек бирәчәк. 22 майда профессиональ автобус йөртүче булырга теләүчеләрнең оештыру җыелышы була.
Башка һөнәрләр шикелле үк, машина йөртүче һөнәре конкрет шәхси сыйфатлар таләп итә. Шундыйларга кешенең психофизиологик үзенчәлеге һәм игътибар, бер урында утырып эшләү, реакция, ориентирлашу һәм уй-фикерне бергә туплый алу, хәтер, төсләрне дөрес тану кебек билгеле бер шәхси сыйфатлар керә.
Шуларга өстәп, хөрмәтле автобус йөртергә теләүчеләр, медицина белешмәләрен дә әзерләгез, шулай ук нарколог белән психолог тикшерүләренә дә әзер булып торыгыз.
Шулай итеп, сез - абсолют сәламәт кеше, «В» («С») категорияләренә ия, 23нче туган көнегезне билгеләп үткәнсез икән, эре автотранспорт предприя­тиесенә слесарь булып рәсми төстә урнаша аласыз, сезне эшкә бушлай эш транспорты йөртә, ПАТП территориясе ашханәсендә тәмле аш, эш вакытында график буенча уку көтә (тагын бер кат исегезгә төшерәм - бушлай). Стажерлар практиканы шулай ук ЯҮПАТПсында үтә. «За рулем» укыту үзәге сездән яхшы җәмәгать транспорты йөртүчесе ясарга алына. Ә беренче класслы итеп сезне җилкәсендә зур эш тәҗрибәсе һәм белеме булган автобус йөртүчеләр өйрәтәчәк - нәкъ менә алар белән шәһәр маршрутларында стажировка үтәчәксез. Алган белемне ныгыту сыйфатында һәр яңа автобус йөртүче предприятие­дә өч ел эшли. «Минеке» яки «минеке түгел» не аңлау өчен яхшы срок.
- Контракт буенча төзелгән өч ел вакыт өч көн кебек үтте дә китте. Туган предприятиемдә алтынчы елымны эшлим, - хәзер инде ЯҮПАТПнең стажлы йөртүчесе Роман Ипполитов. - Армиядән кайткач бер ел КамАЗ машинасын йөрттем. Аннары ЯҮПАТПнә эшкә килдем. 2011 елда предприятиедә бушлай укырга тәкъдим иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, тотрыклылык, күңел теләгән эшне эзләүчеләр яңа һөнәргә бушлай укуны кулдан ычкындырсалар, гөнаһ булыр иде. Ә монда производстводан аерылмый укырга була. Хәзер мин мондый мөмкинлек бирүчеләргә рәхмәтлемен. Мин 4нче маршрутта эшли башладым, аннары алтынчыда, икенчедә, Яшел Үзән - Васильево маршрутында да эшләдем. Хәзер исә Яшел Үзән - Казан маршрутында яңа иномаркада йөрим. Шуңа күрә безнең дус тату коллективка килергә теләүчеләргә шуны әйтәсем килә: Яшел Үзән автотранспорт предприятиесендә карьера үсеше гади сүзләр генә түгел, без яши торган чынбарлык. Моннан кала автотранспорт паркы даими яңарып тора, автобуслар да тик тормый, даими эш, димәк, хезмәт хакы да бар.
Роман сүзләрен раслап түбәндәгеләрне әйтәсе килә: башка автотранспорт предприятиеләреннән аермалы буларак, ЯҮПАТПсе арсеналында теләсә кайсы класслы автобус бар, шул исәптән яшел үзәнлеләр яратып өлгергән экологик яктан чиста ягулыкта эшләүче НефАЗлар да.
- 80нче елларда предприятиедә шоферларны укыту практикасы булды, - ди «Экспресс» ширкәте директоры Рамил Садыков. - Кадрлар кытлыгы шушы традицияне кире кайтарды. Бездә кайчандыр шушы курсларда укыган һәм хәзер инде бездә балалары, оныклары эшләгән автобус йөртүчеләр бар. Без горурланган Нуретдиновлар, Гыйрфановлар, Булыгиннар, Әшрәфҗановлар, Савельевлар гаиләләре династияләре минем сүзләрне раслар.
Проектта катнашу өчен чакырылалар:
Армия сафларында хезмәт иткән
23 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк
«В», «АВ», «АВС», «ВС» категорияләре булган автобус йөртү таныклыгы булган егетләр.
Мәҗбүри шартлар:
Медкомиссия узу турында белешмәләр
ПАТПда өч ел эшләү турында контракт килешүе
Мөрәҗәгать итәргә:
Кадрлар бүлеге: тел. 5-15-57.
Яки электрон почта zpatp@mail.ru
Укулар башлана:
Конкурс буенча сайлап алынгач, 15 кешедән торган уку төркеме оештырыла. Беренче оештыру җыелышы 22 майда.
Кадерле укучыларыбыз, сезнең күбегез редакциябезгә эш эзләп мөрәҗәгать итә. Эш кенә булмасын ул, социаль пакеты да, гарантияләре дә булсын, шул ук вакытта югары хезмәт хакы да. Кайберәүләрнең квалификациясе җитеп бетми, кайберәүләрнең - тәҗрибәсе, әмма теләге көчле була. Һәм менә ЯҮПАТПсе сезгә предприятие хисабына укуны, рәсми төстә эшкә урнашуны, тулы социаль пакет һәм карьера үсү мөмкинлеге бирә. Тагын да тулырак мәгълүматны zpatp.ru сайтыннан яки (84371) 5-15-57 телефоны аша алырга була. Кыс­касы, әгәр техниканы һәм автотранспорт белән идарә итүне яратасыз икән, ә бу бик мөһим, сезгә Яшел Үзән автотранспорт предприятиесенә килергә кирәк. Ашыгыгыз, вакансияләр чикле.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев