Белми калмагыз, дуслар, азык-төлекнең кайбер төрләрен, арзан бәядән сатып алырга мөмкин
Татарстанда кыяр һәм дөге арзанайган
Бәрәңгенең уртача бәясе 3,4% ка кимегән, хәзер килограммы 24,78 сум тәшкил итә.
Кыяр 2,5 процентка арзанайган, аның килограммы 89,6 сум.
Шлифовкаланган дөге бәясе 1,11% ка кимегән һәм хәзер килограммы 99,3 сум булган.
Моннан тыш, республикада казылык, каймак һәм бодай бәяләр дә кимегән.
Сыер ите (сөяксез иттән тыш), ярымысланган колбаса, май һәм балалар өчен коры сөт катнашмалары бәяләренең минималь төшүе билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев