Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Беләм. Хәтерлим. Горурланам»

Тарих - кешелекнең үткәне. Ә кешелек аерым кешеләрдә тора, һәм һәр кешенең үзенең тамырлары бар. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр.

Үзенең кайсы тамырдан чыгуын, шәҗәрәсен белмәгән аңсыз бер кеше булмас өчен, аны өйрәнергә, киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Аның өчен илебез тарихын гына белү җитми, гаилә тарихын белү дә зарур: нәселең Россия тарихында, кече Ватаныңда нинди эз калдырды?

«Маринад» коммерциягә кагылыш булмаган продюсерлык үзәге һәм «Яшь гвардия»нең Яшел Үзән бүлеге теләгән барлык кеше катнаша алырлык «Беләи. Хәтерлим. Горурланам» дип аталган интернет-конкурс игълан итә. Конкурсның төп идеясе Россиянең тарихи язмышында гаилә һәм гаилә традицияләре. Нәкъ менә гаиләдә кеше социальләшә, җәмгыятьлаек кеше буларак өлгерә, җитлегә, нәкъ менә гаиләдә ватанпәрвәрлекнең нигезе формалаша.

Конкурс гаиләне Ватаныбызның бер өлеше буларак өйрәнүне күздә тота. Анда өч яшь төркеме катнаша ала.

1нче төркем - 7-11 яшьтәгеләр;

2нче төркем - 12-14 яшьтәгеләр;

3нче төркем - 15-17 яшьтәгеләр.

Номинация бер генә - «1941-1945 еллар чорында хатлар, фотографияләр, гаилә архивлары, истәлекләр буенча Бөек Ватан сугышында катнашучының хәрби биографиясе фактларын тикшерү». «Конкурс эше» дип тамгаланган эшләрне pc.marinad@mail.ru почтасына җибәреп була. Конкурста катнашучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы турында язарга һәм фотосын беркетергә кирәк.

Эшләрне дөрес итеп формалаштыру тәртибе белән «Вконтакте» сайтының «Маринад» паблигында vk.com/public139902377 таныша аласыз. Шулай ук конкурсны оештыручыларның үзләренә дә шалтыратырга була.

Конкурсның җиңүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә. Җиңүчеләр Җиңү көнен бәйрәм иткәндә «Авангард» стадионында бүләкләнәчәк.

КОНТАКТЛАР:

vk.com/public139902377 www/youtube.com/channel/UCM1vdZ2MFrI8tyleVdzr0Ca

Раков Роман Николаевич - 89061100213

Федорова Марина Владимировна - 89656064547

Пиликова Екатерина Валерьевна - 89372894865

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев