Белгечләр шикәр чиреннән һәм йөрәк авыруларыннан ничек котылып булуын аңлата
Бию төрләре арасыннан джаз һәм хип-хоп гәүдә авырлыгын киметүдә иң нәтиҗәлесе булып чыккан.
Хип-хоп яки джаз биюе белән өч ай дәвамында шөгыльләнү ябыгуга бик нык ярдәм итә. Хәтта бал биюләре һәм балет та бу җәһәттән алардан калыша. Белгечләрнең тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли, дип яза “PLOS One” журналы.
Галимнәр тикшеренүгә 646 кешене җәлеп иткән. Алар өч ай дәвамында бию белән шөгыльләнүнең, гәүдә авырлыгын, май күләмен киметү нәтиҗәсендә, тән составын яхшыртуын ачыклаган. Моннан тыш биюнең билне нечкәртүе билгеләнгән. Димәк, белгечләр инандырып әйткәнчә, шикәр чире, гипертония, инфаркт һәм инсульт куркынычы кими, дигән сүз.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев