Яшәеш
Белешмәне ничек алырга була?
- Балалар учреждениесенә эшкә урнашканда миннән хөкемгә тартылган булу-булмау турында белешмә сорадылар. Аны мин ничек ала алам һәм тизрәк эшләтеп булмыймы?
Г.Закирова.
Сорауга эчке эшләр бүлегенең мәгълүмат белән тәэмин итү бүлекчәсенең өлкән инспекторы Марат Заһидуллин җавап бирә:
- Андый белешмәне сез эчке эшләр бүлегендә ала аласыз. Гариза бирү өчен паспорт һәм пенсион страховой кенәгәсе белән килергә кирәк. Әгәр дә сезнең өчен гаризаны ышанычлы кешегез бирсә, белешмә алу өчен нотариаль ышаныч кәгазе булырга тиеш. Гариза 30 тәүлек эчендә карала. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында тагын да җентеклерәк мәгълүматны эчке эшләр бүлегенең рәсми сайтында алырга була: https://зеленодольск.16.мвд.рф/ сайтының «Дәүләт хезмәтләре» бүлегендә.
Бу белешмәне www.gosuslugi.ru сайтында теркәлсәң дә бирәләр. Мәгълүмат башта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә киләчәк һәм аны ике атна эчендә беренче чиратта караячаклар. Документ әзер булу белән сезнең электрон почтага уведомление килә һәм аны Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә теләсә кайсы көнне 8 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр килеп алырга мөмкин. Бу хезмәт күрсәткән өчен пошлина алынмый. Сораулар туганда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «кайнар линия» телефонына шалтыратырга була.
Лилиана Куликова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев