Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белеп торыйк, 1 ноябрьдән нәрсә үзгәрә: яңа законнар һәм яңа түләүләр

2023 елның һәр аенда россиялеләргә берничә яңалык тәкъдим ителә, ноябрь дә искәрмә булмаячак, әйдәгез, агымдагы айдан үз көченә керәчәк иң мөһим законнарны карап үтик

1 ноябрьдән нәрсә үзгәрәчәк: яңа законнар һәм яңа түләүләр

Белеп торыйк!
2023 елның һәр аенда россиялеләргә берничә яңалык тәкъдим ителә, ноябрь дә искәрмә булмаячак, әйдәгез, киләсе айдан үз көченә керәчәк иң мөһим законнарны карап чыгыйк.

Залогка микрозаймнар бүтән булмаячак! 1 ноябрьдән башлап барлык микрофинанс оешмалары күчемсез милек залогына кредит бирү хокукыннан мәхрүм ителәчәк, бердәнбер аерма эшкуарлык эшчәнлегенә генә кагылачак.

Россиядә яшәүгә рөхсәт срогы чикләнмәячәк
1 ноябрьдән Россия­дә яшәү чикләнмәгән вакытка рөхсәт кертелә, аны элек 5 елга гына алырга мөмкин булган. Документларны 14, 20 һәм 45 яшькә җиткәч кенә, шәхси мәгълүматлар үзгәргәндә яки яшәү рөхсәтен рәсмиләштергәндә хаталар булган очракта гына үзгәртергә кирәк булачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр
Россиядә кәгазь ПТСлар бирү туктатыла, хәзер транспорт чараларының барлык төрләренә электрон паспортлар гына биреләчәк.

Милли домен зонасына күчү
Россия Федерациясе гражданнарын дөньякүләм мәгълүмат челтәреннән өзү процессын көйләү турында закон үз көченә керәчәк. Элемтә хезмәтләре күрсәтүче барлык операторлар DNS милли серверына күчереләчәк, ул халык­ара сис­темага бәйле түгел.
Күчү 2024 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланачак.

Тахографларны гамәлгә кертү
3,5 тонадан артык авыр­лыкта булган барлык автобусларда һәм йөк автомобильләрендә тахографлар мәҗбүри рәвештә урнаштырылырга тиеш (машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ялын, шулай ук тизлек режимын контрольдә тотучы һәм теркәүче махсус җайланма).
Тахограф булмаган өчен штраф салыначак: машина йөртүчедән – 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, ИПлардан – 15 меңнән 25 мең сумга кадәр, оешмадан – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Сөт продуктларын мәҗбүри сертификацияләү
Сөт продукциясенең күп өлеше мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә дучар ителә. Исемлеккә түбәндәге продуктлар кертелгән: сөт, йогурт, каймак, эремчек, кефир, туңдырма (азык һәм җиләк-җимеш бозыннан тыш), яшь сырлар.
Хөкүмәт бу сертификат сөт продуктларының бәясен арттыруга берничек тә тәэсир итмәячәк дип белдерә.

Төзелеш тармагында хезмәтне саклауның яңа нормалары
Төзелеш объектлары һәм хезмәт эшчәнлеге барышын контрольдә тотуны арттыруга юнәлдерелгән «Төзелеш объектлары хезмәткәрләренең хезмәтен саклау кагыйдәләре» законы үз көченә керә.

Пенсияләрне индексацияләү
Россиялеләрнең биш категориясе югары пенсия алачак:
1. 2023 елның октяб­рендә 80 яшькә җиткән пенсионерлар (фиксацияләнгән ставка 15 143,66 сум тәшкил итәчәк).
2. 2023 елның сентябрендә эштән киткән пенсионерлар.
3. Шахтерлар.
4. Ерак Төньякта 15 елдан да ким эшләмәгән пенсионерлар.
5. Гражданлык авиациясе очучылары.
Калган барлык иминият пенсияләрен 7,5 процентка яңадан исәп­ләү 2024 елның 1 гыйнварында узачак.

Судтан тыш банкротлык
2023 елның 3 нояб­реннән гражданнар үзләрен судтан тыш банкрот дип тануны сорый алачак, гомуми бурыч күләме 25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр (хәзер әлеге чикләр 50 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә).
Шулай ук, банкротлыкка кабат мөрәҗәгать итү вакыты үзгәрәчәк, 10 ел урынына 5 ел булачак. 2023 елның 4 августындагы 474-ФЗ номерлы Федераль закон.

Кызыл китапка кертелгән гөмбә җыйган өчен җинаять җәзасы
12 ноябрьдән Россиядә 113-ФЗ номерлы закон (ҖКның 260.1нче маддәсе) үз көченә керә, аның нигезендә Россия­нең Кызыл китабына кертелгән сирәк гөмбәләрне законсыз җыю, законсыз әйләнеш һәм аңлы рәвештә юк итү өчен җинаять җәзасы каралган. Җәзасы – 9 елга кадәр төрмә.

Эш графигын үзгәртү
2023 елның ноябреннән эш көннәре графигын үзгәртү планлаштырыла. Яңа сәясәт нигезендә, атнасына эш сәгатьләре саны 35 сәгатькә кадәр кимиячәк, шулай ук, һәр хезмәткәрнең аена 2 өстәмә ял көне булырга тиеш.

Залогка микрозаймнар бүтән булмаячак!
1 ноябрьдән башлап барлык микрофинанс оешмалары күчемсез милек залогына кредит бирү хокукыннан мәхрүм ителәчәк, бердәнбер аерма эшкуарлык эшчәнлегенә генә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев