Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белем көне алдыннан POZIS яшь серголылар өчен бәйрәм үткәрде

POZIS заводта эшләүчеләрнең беренче сыйныфка барачак балалары өчен «Белем иленә хыял белән!» бәйрәмен оештырды.

Чара кысаларында булачак 111 укучыга канцелярия кирәк - яраклары җыелмалары тутырылган мәктәп фирма сумкалары, ә ата-аналарга матди ярдәм тапшырылды.Традицион корпоратив бәйрәмне ачып, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов балаларга укуда уңышлар теләде, киләчәктә үсеп килүче буынның POZIS-та хезмәт династияләре юлын дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Ата-аналардан җавап сүзе белән бизнес-процессларны оптимальләштерү идарәсе әйдәп баручы белгече Резеда Давыдова чыгыш ясады, ул компаниягә бәйрәм һәм мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы өлештән соң балалар әти-әниләре белән бергә суыткыч җитештерү буенча беренче танып белү экскурсиясендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев