«Базарда ит сатучыларга Нобель премиясен бирер идем, валлаһи!»
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Бер биш кило ит алыйм әле дип керәсең дә, 15 килограммыңны чак күтәреп чыгып китәсең. Ничек шулай оста сатарга була икән ул, ә?! Мондый сәләткә укып булмый, ә тумыштан сәүдәгәр булып туарга кирәктер. «Менә бу урыны бик матур, бу кисәге аеруча йомшак, тәмле, әле генә чалганнар иде, монысы фаршка шәп, майларын да кушарсыз» дип, кыстый-кыстый, ике пакетның шыплап тулганын сизми дә каласың. Җәяү күтәреп кайтырга авыр, дип тә әйтеп карыйм, юк инде менә. Битемә «мин бәлеш» дип язылган ахрысы, каршы килә алмаганлыгымны белеп, ничек тә һәркем үз ягына каера. Берүк сатучыларны яманлый дип уйлый күрмәгез. Нинди чая булуларын гына күрсәтәсем килгән иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев