Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Базар бәдрәфе турында халык фикере

Килеп керешкә «хатын-кызлар өчен» дигән язу гына күзгә бәрелә.

Урта яшьләрдәге ир-ат хатын-кызлар ягыннан чыкты да, бик тә хурланды. «Мин беренче тапкыр сезнең шәһәрдә, ишектә ир-атларныкы дигән язу да юк», – дип зарланып алды. Аннан ишекләрдә бик юк, 100 кат зәңгәргә буялган ишек арасында ике бармак кадәр ярык, ике кабинка гына эшли. Чисталыкны сакларга тырышалар, әмма искелек күзгә ярылып ята, тимер черегән унитазлары турында әйтмим дә. 

Акча түләгән җирдә кассир үз куллары белән сиңа бөтереп куйган туалет кәгазен суза. Кыскасы, 30 елдан бирле монда бернинди үзгәреш тә юк. Без балачакта да шул иде, хәзер дә шул килеш икән. 

 

Шәһәрнең үзәк базарында бит бу күренеш! Монда читтән кемнәр генә килми. Оят валлаһи, азрак ремонт ясап җибәрсәләр ярар иде.

 

📸Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев