Батырлар көрәштә сынала
Милли көрәш буенча ел саен үткәрелә торган Муса Җәлил исемендәге турнир быел Биектауда гөрләп узды.
Әлеге мәртәбәле көрәштә Яшел Үзән командасы да катнашты һәм 40тан артык команда арасында унөченче урынны алды. Бу начар нәтиҗә түгел. Беренче урынга Зәй командасы лаек булса, өченчедә – Теләче. Шәхси уеннарда 130 килограмм авырлыктан артык үлчәмдәге көрәшчеләр арасында Яшел Үзәннең танылган батыры Фирдүс Зәйнуллин Зәй пәһлеваны Сергей Павликка гына бирешеп, II урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев