Батыр исеме кайтты
Бөек Җиңү көне якынлашканда, туган илебез өчен яп-яшь килеш сугыш кырында батырларча һәлак булган авылдашларыбызны барлауны дәвам итәбез.
Авылдашларым, бертуган игезәкләр Барый белән Гәрәй Яшел Үзән шәһәренең «Металлист» заводында эретеп ябыштыручы булып эшләгән җирләреннән, 20 яшьтә сугышка китәләр.
Бу дәһшәтле 1942 ел була. Әниләре Заһидә, 14 яшьлек улы Кәбир белән, лачындай ике улының Паратск станция сеннән поездга утырып киткәнен күз яшьләре аша соңгы тапкыр күреп, озатып кала.
Гәрәйнең берничә хаты гына килә, дошманның иң көчле һөҗүме вакытында, отряд командиры, сержант Гәрәй Ибатуллин батырларча һәлак була. Әти-әнисенә килгән кара пичәтле хатка 43нче елның 15 июле, диеп язылган була. Ә икенче уллары Барый дан, күпме көтсәләр дә, бер хәбәр дә килми. Энеләре Кәбир хәрби хезмәттә булганда, бу 52-53нче елларда, абыйсын эзләтеп карый, тик, нәтиҗәсез. Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан «Звезда» телеканалында «дорога памяти» дигән лента чыга, менә шунда туганнары Барый Сәидәкрам улының да мәгълүматларын терки. 2016 елның
7 маенда Мәскәү шәһәренең «Поиск» иҗтимагый оешмасының «Обелиск» эзләү отряды Смоленск өлкәсендә, сугыш узган юллар сызымы буенча казу эшләре алып бара. Алар 17нче укчы дивизиянең 292нче медсанбаты булган урынны таба. Әлеге госпитальдә башка частьләрдән дә яраланган солдатлар була. Немецлар бомбага тотканда күбесе һәлак була. Аларны юлдан ерак түгел, урман аланына унарлап бергә җирлиләр.
Әлеге отряд биредә бик күп сугышчыларның шәхси әйберләрен, шинель төймәләре, ремень каешы, төрле значоклар һәм җиде солдат медальоны таба. Арада бары берсен генә, авылдашыбыз Барый Ибатуллинныкын гына укый алалар. Тимер капсула эчендә гади карандаш белән исеме, ничә яшьтә, кайдан сугышка алынуы язылган була. Кызылармияче Барый 21 яшендә 1942 елда батырларча һәлак була. Казу эшләре вакытында табылган гәүдә элементларын ачыклау өчен экспертизага җибәргәннән соң, 2017 елның 6 маенда туганнар каберлегенә исемнәрен мәрмәр ташка язып, барлык шартын туры китереп, яңадан җирләү була. ул Смоленск өлкәсе, Темкинск районының Мурыкино авылындагы туганнар каберлегенә җирләнә. Туры килүен күр, эзләү отряды командиры Барыйның энесенең кызы Гөлсинә белән таныш була, кыз фамилиясе буенча, сезнең туган түгелме ул, диеп сорый. Туганы булып чыккач, кайчан җирләү булачагын әйтә.
Менә шулай авылдашыбызның җәсәден кабат җир куенына салыр өчен туганнары да барып, чын мөселманча саубуллашып кайталар. Туганнарына күмгән вакытта «Шагнувшие в бессмертие» дигән медаль тапшырылган.
Ниһаять, 74 ел буена хәбәрсез югалганнар исемлегендә торган Барый Ибатуллинның данлы исеме кабат туган ягыбызга кайтты!
Розалия Ибраһимова. Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев