Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башлана: хисап сессияләренә килми калмагыз

Ел башында традиция буенча районыбыз авылларында хисап сессияләре уза.

Бу – җирлектә булган проб­лемаларны җитәкчелеккә җиткерү һәм борчыган мәсьәләләрне уртага салып хәл итү мөмкинлеге. Нәрсәдәндер канәгать булмыйча, өйдә генә зарланып ятудан мәгънә юк. Авылның үсешенә өлеш кертәсегез килә һәм аның киләчәгенә битараф түгелсез икән, гыйнвар, февраль айларында узачак очрашуларга рәхим итегез. Үткәрелү графигы белән газетабыз­да таныштырып барачакбыз һәм «Яшел Үзән» журналистлары да авылларга чыгып, репортажлар ясаячак. 

Димәк, очрашканчыга кадәр, хөрмәтле укучыларыбыз!
22 гыйнвар, 11:00 сәгатьтә, Бакырчы мәдәният йорты;
22 гыйнвар, 13:00 сәгатьтә, Күгеш күп функцияле үзәге;
22 гыйнвар, 15:00 сәгатьтә, Күгәй мәдәният йорты;
24 гыйнвар, 17:00 сәгатьтә, Норлат мәдәният йорты;
25 гыйнвар, 11:00 сәгатьтә, Бишнә мәктәбе;
25 гыйнвар, 15:00 сәгатьтә, Раифа мәктәбе;
25 гыйнвар, 17:00 сәгатьтә, Ключи мәдәният йорты;
26 гыйнвар, 13:00 сәгатьтә, Зөя утравы;
26 гыйнвар, 15:00 сәгатьтә, Карамалы Тау мәдәният йорты;
26 гыйнвар, 16:00 сәгатьтә, Олы Шырдан мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев