Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән күңелсез хәл

Әнвәр Нургалиев: «Гафу үтенәбез, концерларны күчерергә мәҗбүрбез».

Әнвәр Нургалиев: «Гафу үтенәбез, Азнакайдагы концертны күчерергә мәҗбүрбез»

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән күңелсез хәл булган. Аның 10 декабрьдә Азнакайда булачак концертын күчерергә туры киләчәк икән.

Концерт куябыз дип, дәртләнеп чыгып киткән идек. Бик каты суыклар булу сәбәпле, машиналар кабынмады! Ремонт эше белән шөгыльләнәбез. Җитмәсә, автобусның җылыткычлары да ватылды. Кызганычка каршы, Азнакайда концерт булмый. Аны башка көнгә күчерәбез. Алдан хәбәр итәрбез. Бик күңелсез хәлләр... Гафу үтенәбез! Шулай килеп чыкты! Дөньяда төрле хәлләр була шул! Машиналарны ремонтлагач, команда белән Лениногорскка таба кузгалабыз, Аллаһ теләсә, - дигән җырчы.

Чыганак:@tatartoday 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев