Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкаларны тәнкыйть иткәнче, үзебезнең йөрәкләребез һәм ниятләребез чис­талыгына инанырга кирәк

Пычрак керләр

Бер гаилә яңа фатирга күченгән. Иртән хатын уянган да, тәрәзәдән караган һәм кер элеп йөрүче күршесен күргән.

– Кара инде, керләре нинди пычрак... – дигән, иренә эндәшеп. Тегесе гәҗит карап яткан җиреннән хатынына игътибар итмәгән.
– Бәлки аның сабыны начардыр, бәлки тиешенчә кер юа белмидер, өйрәтергә кирәк.
Һәм һәрвакыт күршесе кер элгәндә хатынның аларның пычрак булуына исе киткән.
Бер иртәдә тәрәзәгә караган да, кычкырып җибәргән:
– О! Бүген керләре ап–ак, юарга өйрәнгән ахры ниһаять!
– Юк! Мин бүген иртәрәк тордым да, тәрәзәне юдым! – дигән ире.

Безнең тормышта да шулай, барысы да вакыйгаларга нинди тәрәзә аша каравыбыздан тора. Башкаларны тәнкыйть иткәнче, үзебезнең йөрәкләребез һәм ниятләребез чис­талыгына инанырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев