Башка бервакытта да кабатланмасын
Советлар Союзында сугыш беткәннән соң Җиңү көнен 17 ел бәйрәм итмәгәннәр;
- Җиңү көнен бик зур итеп 1965 елда бәйрәм иткәннәр һәм шуннан башлап ял көне буларак игълан ителгән;
- Бүгенге көндә, Бөек Ватан сугышы вакытында якынча 43 миллион совет гражданы үтерелгән дип исәпләнә;
- СССР әле Җиңүдән соң да ун еллап Германия белән сугыш хәлендә булган;
- Сугышның рәсми туктатылуы турындагы указга кул СССР хакимияте тарафыннан 1955 елның 5 гыйнварында гына куела;
- Немецлар тарафыннан Украинаның 34 торак пункты барлык кешеләре белән яндырылган;
- Ышануы бик авыр булса да, хатын- кызлар ирләргә караганда яхшырак сугышкан;
- Сугышта 60 мең тирәсе эт хезмәт иткән;
- Кешеләрнең шәхси байлыкларыннан 15 кг алтын, 952 кг көмеш һәм 320 миллион сум акча сугыш файдасына тапшырылган ;
- Адольф Гитлер шәхси дошманы итеп Сталинны түгел, диктор Левитанны санаган. Аның башы өчен 250 мең немец маркасы вәгъдә иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев