Баш мөхәрриребез Яшел Үзән районы һәм шәһәренең йомгаклау сессиясендә бүләкләнде
Яшел Үзән районы һәм шәһәренең йомгаклау сессиясендә «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова бүләкләнде.
Ул шәһәребездә икенче тапкыр уздырылучы «Журналист – шәһәр бренды» номинациясендә җиңүче булды.
Әлеге бәйгене район советының матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова оештыра.
– Үз номинацияләрендә җиңүче булган барлык коллегаларымны котлыйм. Һәм, әлбәттә, минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт белдерәм! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Илсөя Мансуровна.
Котлыйбыз, һәрчак шулай беренче булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев