Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш мөхәррир китә

Бу карарны ул бер ел элек кабул иткән, һәм ул редакция эчендәге яки аннан читтә нинди дә булса каршылыклар белән бәйле түгел.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова үз постын калдыра.

5 ел эшләгәннән соң «Ватаным Татарстан» рәсми республика басмасы баш мөхәррире булып танылган Татарстан журналисты Гөлнара Сабирова вазыйфасыннан китү турында игълан итте. Кабул ителгән карар турында ул «Интертат» басмасына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Сабирова сүзләренчә, бу карарны ул бер ел элек кабул иткән, һәм ул редакция эчендәге яки аннан читтә нинди дә булса каршылыклар белән бәйле түгел.

Алга таба ул үз проектлары белән шөгыльләнергә ниятли.

Гөлнара Сабирова 2019 елда «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгән иде. Элегрәк «Сөембикә» журналы һәм «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе, «Татарстан яшьләре» газетасы хәбәрчесе булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аның урынына кем булыр икән?