Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Баш мие җәрәхәте алган яшел үзәнлене Казан хастаханәсенә җибәргәннәр

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 21е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 5 җинаять ачылган. 5есе – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 15 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак булган.

Комаров урамыннан травмпунктка баш мие җәрәхәте белән 34 яшьлек яшел үзәнле китерелгән. Сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Зыян күрүчене Казанның 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Гагарин урамындагы санаторий-профилакторий парковкасыннан питбайк урланып, 48 яшьлек иргә 110000 сумлык зыян килгән.

Гастелло урамының 1А йорты янындагы яшерен урыннан наркотик матдә табып алынган. 

Комаров урамының 24нче йорт янында наркотик матдә салынган төргәк белән беркайда да эшләмәүче 42 яшьлек ир тоткарланган. Әмма ул аны ыргытып, җаваплылыктан котылмакчы булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев