Барысын да күрсәтү, ярып салу кирәкле күренешме? (әйтәм әле)
Хәзер кемнең ничек яшәвен, ниләр белән шөгыльләнүен, кая баруын – барысын да белеп, күреп торабыз.
Чөнки күпләр үз тормышларын социаль челтәрләргә, ватсаптагы статусларга тезеп, һәммәсен халыкка чыгарып «селки». Кирәген һәм кирәкмәгәнен дә. Шулай итеп, иртән нәрсә ашаган, көнозын кем белән очрашкан, балалары кая чыгыш ясаган, чирекне ничәлегә бетергән, кемнең концертына барган, нинди маникюр ясаткан һәм башкалар, һәм башкалар. Гаилә серләре югала бара кебек. Газета укучылар ничек уйлый икән, барысын да күрсәтү, ярып салу кирәкле күренешме?
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев