Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барысы да үзебездән тора

Бу инде тапталган сүзтезмә, әмма аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын һәммәбез белә. Без бик еш кына, проблемаларыбыз, мәшәкатьләребез эчендә кайнап, бу турыда онытабыз.

Ә бит чынлыкта, якын-тирәбездәге вакыйгалар безнең гамәлләр, мөнәсәбәтебез, хисләр, теләкләр, фикерләребез чагылышы.

Яшерен-батырын түгел, социаль челтәрләрдә безнең медицинага кагылышлы тискәре фикерләр җитәрлек һәм бик еш кына кешеләр шәфкать туташлары һәм табибларның пациентларга карата түбәнсетүле, битараф, тупас мөнәсәбәтләре турында язалар һәм сөйлиләр. Моның чынлап та шулаймы яки сүз болгатумы икәнен, хастаханә тормышында турыдан-туры катнашучы буларак, үз күзләрем белән эчтән күрергә туры килде.

Мин гомерем буена беренче тапкыр (әлбәттә инде, бала тудыру йортын исәп ләмәгәндә) сукыр эчәк (аппендицит) ялкынсынуы белән хастаханәгә эләктем. Авыртуга түзәрлек иде, хирургиягә үзем килдем һәм миңа шул ук көнне операция ясадылар. Тиешле 30-40 минут урынына, операция ике сәгатьтән артык дәвам итте – аппендицит кискен һәм бик катлаулы булды (медицина терминнары белән җәфаламыйм, үзем дә рәтләп аңламыйм). Болар турында табибтан иртәгәсен белдем, хәтта фотоларын да күрсәттеләр – бик шәп, истәлеккә калыр. Сүз уңаеннан, операцияне, искиткеч хирург һәм хирургия бүлеге мөдире Анатолий Комарницкий белән табиб Андрей Сергеев ясады.

Барысы да уңышлы узды, ләкин катлаулы операция аркасында, мин план лаштыр ганга караганда (эштәге кызларыма өч көннән эшкә чыгам, дип әйтеп киткән идем) хастаханәдә озаграк ятарга туры килде.

Хирургия бүлеге авырулар белән шыплап тулган иде. Һәрбер кешенең үз чире һәм холкы да төрле. Яшь шәфкать туташлары һәм табиблар һәр авыру янына килеп кенә тора. Ә без аларны 5 минут саен, диярлек, чакырттык. Ник берсе шелтә яки ризасызлык сүзләре белдерсен. Дөресен генә әйт кәндә, бу мине гаҗәпләндерде! Чөнки палатадагы күршем шәфкать туташын чакыру төймәсенә бик еш басты – әле эссе аңа, әле җил өрә, әле ул бер ягында ятып арыган, икенче ягына әйләнергә булышырга кирәк, әле укол яса аңа. Һәм мондый үтенечләр миллион иде. Бер нәрсә дә аныңча түгел, уколны да авырттырып кадыйлар, урын-җир уңайсыз, ботканың да ул яратмаганын пешергәннәр... Күршем медперсонал белән дә бик дорфа сөйләште. Шәхсән миңа аның гамәлләре өчен оят һәм уңайсыз булды, хәтта кисәтү ясарга да тырышып карадым һәм моның өчен үземә аңардан «люли» порциясе эләкте.

Палатада дүртәү идек. Югарыда телгә алган кап ризлы барышнядан тыш, 85 яшьлек авыр хәлдәге, күп төрле авырулар белән әби дә бар иде. Ул, бигрәк тә төннәрен, кычкыра, ыңгыраша. Шәфкать туташлары кайсыбер төнне аның урыны янында уздыра, чөнки шул вакытта гына ул паникага бирелүдән туктый һәм безгә йоклап алырга мөмкин була иде. Хәтта ул вакытта да шәфкать туташы Рәзинә Ибраһимова әби белән чиста татар телендә иркенләп сөйләште, әбинең дә холкы бар, аның белән татарча гына аралашуны таләп итте.

Бу әле, минем хастаханәдә ике атна дәваланган дәвердәге берничә дис тәдән ике мисал гына. Табиб Комарницкийның бөтен командасына профессиональлеге, җылы һәм ягымлы сүзләре, хәтта тормыштан канәгать була белмәгән кешеләрнең дорфа мөнәсәбәтенә ягымлы җавап биргәне өчен рәхмәт белдерәм.

Хирургиядә яткан вакыт эчендә, бер генә шәфкать туташы да минем яныма елмаюсыз һәм «бүген хәлегез ничек», «ярдәм кирәкмиме» кебек сорауларсыз килмәде. Дөресен генә әйткәндә, күңелемә сары май булып ятты. Елмаю һәм хөрмәтле мөгаләмәгә каршы кешеләр беркайчан да дорфа сүз әйт мәс. Әйдәгез, үзебездән башлыйк һәм ак халатлы кешеләр белән ачык йөзле булыйк, алар көн саен үлем һәм авыру белән көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев