Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барлык диннәр корылмасындагы янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин, дип фаразлана

Россиянең ТР буенча МЧС идарәсе фаразлавы буенча, барлык диннәр сараенда булган янгынның сәбәбе - ут төртү.

"Ут төртүгә охшаган. Янгын чыккан берничә ут чыганагы табылды. Янучан сыеклык эзләре дә бар", - дип хәбәр итә мәгълүмат хезмәте.

ТРның тикшерү комитеты, әлеге янгында, архитектор Илдар Хановның якын арадашы Мансур Зиннәтовның һәлак булу факты буенча эш башлады.

"Фаҗига булган урын тикшерелде. Мәет табылу факты буенча җинаять эше ачарлык нигез барлыгы-юклыгын ачыклау өстендә эш бара", - дип хәбәр итә тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Шептицкий. Моннан алда, мәетнең гыйбадәтханәнең икенче катында 5:40 сәгатьтә табылуы турында хәбәр ителгән иде. Корылманың ишекләре йозакка бикле булганлыктан, янгын сүндерүчеләргә аны ачу өчен вакыт кирәк була. Исегезгә төшерәбез, янгын кичә таң белән килеп чыгып 200 метр квадрат мәйданны биләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев