2016 елның 1 июленнән автомобилистларга барлык ОСАГО полисларын, шул исәптән гамәлдәгеләрен дә, алыштырырга туры киләчәк.
Бу хакта Россиянең автоиминиятләштерүчеләр союзы президенты Игорь Юргенс хәбәр итте. ОСАГО полисларының яңа бланкларын кертү турындагы карар кабул итүгә автоиминиятләштерү хезмәте базарында ялган документларның күплеге этәргеч булып тора.
«Иске һәм гамәлдәге ОСАГО бланкларын яңаларына алыштыру бер моментта башкарылыр, дип уйлыйбыз», - дип китерә Юргенс сүзләрен «Интерфакс».
Шуның өстенә әлеге операциянең нечкәлекләре соңгы моментка кадәр сер булып калачак. Шул ук вакытта, машина йөртүчеләрнең берсенә дә яңа полисларны сатып алырга яки искеләре өчен өстәп түләргә кирәк булмаячак, дип ышандыра Юргенс. Аның сүзләре буенча, барлык материаль чыгымнар иминиятләштерүчеләр җилкәсенә ятачак.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Нет комментариев