Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бәрәңгеләр агып бетә» – Метрәй авылын су баскан

Мөслим районы Метрәй авылын тагын су баскан. Көчле яңгырдан соң авыл башындагы чишмәгә басу сулары да кушылып, күпернең торбаларына сыеша алмыйча, су ташкыны авылга төшкән. Нәкъ шундый хәл авылда июль башында да күзәтелгән иде.

Бу юлы да Метрәй урамнары «елга»га әверелгән. Куркыныч кадрларны «Интертат»ка Метрәйдә яшәүче танышыбыз юллады. «Болыты белән төште. Бәрәңгеләрне актарып чыгаргандыр, агып бетәчәкләр инде. Бәлки, ташымас дип, коймаларны да алганнар иде. Файдасы булмады. Бу авылга килен булып төшкәнемә 41 ел. Мондый хәлләр таудан кар суы төшкәндә, язларын гына була торган иде. Мондый җәйне беренче күрәм», – дип язды ул.

Шагыйрь, авыл активисты Рүзәл Минһаҗев та сторисларында су ташкыны ыргылып агучы авыл урамнарын күрсәтә. «Сүз юк. Авылымны бүген тагын су басты. Басуны ярып, икенче якка юлын үзгәртмичә булмас», – ди ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев