Банка паспортын укы!
Һәрбер консерва банкасының паспорты була, шуның буенча аның кайда һәм кайчан эшләнгәнен белергә мөмкин. Мәсәлән, калай банкадагы яшел борчакны алыйк. Аның капкачына мондый саннар һәм хәрефләр басылган: К 758 116 ж 003. Бу нәрсәне аңлата? Беренче юлның беренче К хәрефе бу консерваны эшләп чыгарган сәнәгать тармагын яки министрлыкны күрсәтә. Гадәттә...
Һәрбер консерва банкасының паспорты була, шуның буенча аның кайда һәм кайчан эшләнгәнен белергә мөмкин.
Мәсәлән, калай банкадагы яшел борчакны алыйк. Аның капкачына мондый саннар һәм хәрефләр басылган:
К 758
116 ж 003.
Бу нәрсәне аңлата?
Беренче юлның беренче К хәрефе бу консерваны эшләп чыгарган сәнәгать тармагын яки министрлыкны күрсәтә. Гадәттә банкаларда 2 хәреф очратырга мөмкин: К - азык, Р - балык сәнәгате министрлыклары.
Беренче рәттә соңгы сан консервның эшләнгән елын белдерә. Хәреф белән соңгы сан арасындагы сан (безнең мисалда 75) - предприятиенең индексы.
Икенче юлдагы беренче сан смена номерын белдерә. Аннан соң 2 сан консервның эшләнү көнен, ә хәреф айны күрсәтә. Айларны исемнәрнең баш хәрефләре белән түгел (бу буталыш кертер иде чөнки апрель һәм август айлары бер үк хәрефкә башлана), ә бәлки аларны хәрефләрнең алфавит тәртибе буенча бирәләр, ләкин өчле санына охшаган 3 хәрефен төшереп калдыралар. «А» - гыйнварны, «Б» - февральне, «В» - мартны, ә «Ж» - июльне белдерә. Соңгы өч сан консервның номерын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев