Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык тоту законлы булырга тиеш!

“Идел киңлекләре” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Идел акваториясендә рейд үткәрде

Суык елганы нык катырды, бозның калынлыгы, белгечләр мәгълүматлары буенча, 15-20 сантиметрга җитә. Кышын балык тотарга яратучылар ап-ак сулык өстендә таралышып утырган. Дөрес, алар һәрвакыт балык тотуның законлы коралын сайламый, - дип аңлата “Идел киңлекләре” табигать тыюлыгы белгечләре һәм хокук бозучыларны ачыклау буенча рейдка китәләр.

- Рейд барышында бер браконьерлык ятмәсен алдылар һәм балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, - дип сөйләде тыюлыкның әйдәп баручы белгече Анатолий Молюшкин.

Мондый рейдлар даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев