Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык тоту кышын да куркыныч

Кискен җылыну Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең борчылуына сәбәп булды. Температура плюсне күрсәткәндә бозга чыгу куркыныч.

Хәзер ЮХИДИның Яшел Үзән бүлекчәсе инспекторлары суда коткару җәмгыяте һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә су объектларында көндәлек рейдлар үткәрә. Профилактик төркемнәр су акваторияләрен әйләнеп чыга, куркынычсызлык чаралары турында белешмәлекләр тарата, балыкчылар белән сөйләшә һәм аларны куркыныч турында кисәтә.

– Температура күтәрелү сәбәп ле, кар ятмасы астында бик күп су җыела, - дип шәрехли ЮХИДИнең Яшел Үзән инс пекторлык бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. – Су туплану сәбәпле, урыны белән ерганак лар хасил була, алар күренми һәм бик куркыныч. Без кышын балык тотарга яратучыларга бозга чыгудан тыелырга һәм үз иминлеге турында кайгыр тырга киңәш итәбез.

Моннан тыш, ЮХИДИ инспекторлары кар машиналары белән йөргәндә кирәкле багаж – ашыгыч ситуациядә ярдәм итәчәк файдалы әйберләр, инструментлар (көрәкләр) алырга киңәш итә. Ә ата-аналар балаларына карата игътибарлы булсын иде.

Резедә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев