Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык тоткан өчен җавап бирәсе

Зеленодольск районында полиция хезмәткәрләре 2 километрдан артык озынлыктагы балык тоту ятьмәсен алган.

«Уылдык чәчү» опера циясе кысаларында опера тив-эзләү чаралары вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм корруп циягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгында браконьерлар тарафыннан законга каршы эшчәнлектә кулланыла торган агач корылма ачыклаган, аннан гомуми озынлыгы 2036 метр булган 43 балык тоту ятьмәсе алынган.
Моннан тыш, Буа райо нының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекчәләре хезмәткәрләре Зөя елгасында ятьмә белән законсыз рәвештә балык тотучы ир-атны тоткарлаган.
Татарстан Респуб ли касы ның тикшерү органнары РФ ҖКның 256нчы мад дәсенең 1нче өлешендә каралган (су биологик ресурсларын законсыз тоту) билгеләр буенча җинаять эше кузгатты. Әлеге маддәнең санкцияләрендә каралган максималь җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм итү. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев