Иделдә боз әлегә ахыргача катып җитмәгән. Паром кичүе дә гадәти режимда эшли. Шуңа карамастан, ерак кына түгел юка боз каплаган култыкларда балыкчылар балык тота. МЧС хезмәткәрләрен күргән экстремаллар качып котылырга тырыша. Белгечләр фикеренчә, кеше авырлыгына чыдый торган боз катламы күлләрдә - 7 сантиметрдан артыграк, елгаларда 12 сантиметрдлан ким булмаска тиеш.
- Менә яр буенда боз калын, аз гына ераграк китсәң - юк, - дип аңлата балыкчыларга ГИМСның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. - Моннан ике көн элек кенә Минзәлә районында ике балыкчы боз астына китеп һәлак булды. Алар да боз калын дип уйлагандыр.
ГИМС инспекторлары һәм янгын сагы хезмәткәрләре балыкчылар белән әәгәмәләр уздыралар, аңлаталар. Тәртип бозучыларга беркетмәләр төзелә. Нәтиҗәдә ике көндә генә дә 17 беркетмә төзелеп, административ комиссиягә тапшырылган.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда коткару хезмәтенә 01 телефонына яисә 112 номеры белән мобиль телефонга шалтыратырга кирәк.
Тулырак газетаның җомга саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев