Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балта һәм пычаклары бар: Татарстанда сыйныфташларын үтерергә җыенган укучы тоткарланган

Кукмараның бер мәктәбендәге 15 яшьлек укучы үзе укыган мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелә, аны тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, яшүсмер 2022 елның языннан Кукмараның 4 нче мәктәбенә һөҗүмгә әзерләнә. Ул интернеттан мәктәпләрдә күпләп үтерүләр турында барысын да укыган, корал табып була торган урыннарны эзләгән, кулдан шартлаткыч ясарга өйрәнгән һәм һөҗүм итәргә ниятләгән. Бу хакта «База» телеграм каналы яза.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, «перцовый» баллон, балаклава, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган. Малай тулы гаиләдә яшәгән һәм беркайчан да исәптә тормаган. Чыганаклар буенча, яшүсмернең ишетү белән проблемалары булган. Ул ишетү аппаратыннан оялган һәм аны каплар өчен чәчләрен дә үстергән, дип яза «Московский комсомолец».

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә егет янына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән.5 гыйнварда Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүгә әзерлек турында эш кузгаткан.

Исегезгә төшерәбез, әле декабрь аенда гына 14 яшьлек укучы кыз бала Брянск мәктәбендә ут ачты.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев