Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баллыдан баш тартуның 10 ысулы

1.Җимеш ашагыз Җимешләр глюкозага бай (шикәрнең бер төре), шуңа күрә баллы әйбер ашыйсыгыз килсә, персик яисә абрикос, виноград тәлгәше, бер уч җиләк ашап алыгыз. Монда да артыгын ашарга ярамас. Чөнки, мәсәлән, шикәрнең тәүлеклек нормасын тутыру өчен бер-ике алма яисә груша ашап кую да җитә. 2.Кул астында кипкән җимеш тотыгыз Баллыны...

1.Җимеш ашагыз
Җимешләр глюкозага бай (шикәрнең бер төре), шуңа күрә баллы әйбер ашыйсыгыз килсә, персик яисә абрикос, виноград тәлгәше, бер уч җиләк ашап алыгыз. Монда да артыгын ашарга ярамас. Чөнки, мәсәлән, шикәрнең тәүлеклек нормасын тутыру өчен бер-ике алма яисә груша ашап кую да җитә.
2.Кул астында кипкән җимеш тотыгыз
Баллыны бик нык ашыйсы килгәндә бераз йөзем, күрәгә, кара җимеш, финик яисә инжир ашап алсагыз, шунда ук күңелегез күтәрелер. Диетологлар көнгә 30-40 грамм кипкән җимеш тә җитә диләр.
3.Баллыны балга алмаштырыгыз
Бал фруктозага, эфир майларына һәм аминокислотага бай. Мондый баллылык сәламәтлеккә файда гына китерер. Әмма ул бик калорияле, шуңа күрә көненә 1-2 кашык та җитә.
4.Әче шоколад татып карагыз
Бу иң файдалы шоколад. Анда витаминнар һәм минераль кушылмалар күп. Һәм иң мөһиме күңелне күтәрә торган серотонин бүлеп чыгарырга ярдәм итә. Шоколад сезгә зыян итмәсен өчен һәрвакыт составында 70 процент какао булганын, һәм стандарт шоколад плиткасының 1/4еннән зур булмаган өлешен генә ашагыз.
5.Организмга хром бик кирәк
Организмга хром җитешмәсә, кешенең баллыны нык ашыйсы килә. Хром микроэлементы инсулин гормоны белән бергә глюкозаның күзәнәкләргә үтеп керүен көйли. Хром елга һәм диңгез балыкларында, бавырда, чөгендердә, арпада күп.
6.Кызыклы шөгыль белән шөгыльләнегез
Алар кул эшләре, спорт, өстәл уеннары булырга мөмкин. Бер дә булмаса, 10 тапкыр приседание ясау яисә мотивацияли торган видео карау да җитә. Су эчеп куярга була.
7.Баллы әйберләрне күз алдыннан алыгыз
Өстәлдән конфет савытын, печенье розеткасын алып куегыз. Кибетләрдә кондитер әйберләр бүлеген әйләнеп узсаң, әйбәтрәк булыр.
8.Телевизордан күренешләр җемелдәвен карагыз
Баллы әйберләргә карау белән канәгатьләнү гормоны - дофамин бүленеп чыга. Шушы гормон синтезын туктату өчен телевизорда күренешләрнең сикергәнен карарга була. Моның өчен антенна шнурын тартып алсаң, телевизорда күренешләр сикереп күрсәтәчәк. Баллы әйбер ашыйсыгыз килдеме, шуңа 10 секунд карап торсагыз, теләк шунда ук бетәр.
9.Исле шәмнәр кабызыгыз
Кайбер исләр татлы әйберләргә тартылуны тыя. Әйтик, алма, ваниль, банан һәм бөтнек исе бу планда яхшы.
10. «Татлы музыка» тыңлагыз
Галимнәр исбатлавынча, блю, соул һәм джаз стилендәге әкрен композицияләр баллы әйбер ашагандагы канәгатьләнүне бирә. Шуңа күрә баллыны ашыйсыгыз килдеме, музыка тыңлагыз. Бу очракта Френк Синатру яисә Луи Армстронг музыкасы әйбәт.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев