Яшәеш

"Балкыш" бәйге-фестивале (ФОТО)

Авыл мәдәният йортында узган Иделъарягы үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарының "Балкыш" дип аталган бәйге фестивале быел аеруча зур җанлылык белән үтте, диясем килә.

Чөнки , егерме ике авылдан килгән җырга-моңга гашыйк өлкән яшьтәге катнашучыларның һәммәсе дә, талантлы булу өстенә, сәхнәгә чыгып җырларлык батырлар да әле. Ә, ул, бөтен кешедән дә булмый. Сәхнәдән агылган моңлы озын көйләрне аеруча өлкән яштәге тамашачылар үз иткәндер, йөрәк серләрен,еракта калган яшьли сөйгән ярларын искә алып, онытылып тыңлады алар. Бәйгедә катнашучыларның барысын да атап китү мөмкин түгел, алар бик күп. Мәртәбәле жюри куйган бәяләр белән тамашачыларның фикере дә тәнгәл килде диярлек. Шулай итеп Яшел Үзән шәһәрендә узачак гала концертта чыгыш ясау өчен Татар Танаеннан, районыбыз сандугачлары Рәшидә һәм Фәрит Мостафиннар, Тау Иле авылыннан үзенчәлекле тавышка ия Люция Ишмөхәммәтова, Олы Ачасыр авылының "Аулак өй" тапшыруында катнашкан "Зөбәрҗәт" ансамбле һәм инде Норлаттан Рәшит һәм Сәлимә Әминевалар дуэты лаек дип табылды. Соңгылары турында, үземнеке үзәктә, дигәндәй, берничә сүз әйтмичә булдыра алмыйм. Тумышлары белән күрше Акъегет авылыннан булсалар да, язмыш җилләре аларны Казахстан якларына җибәрә. Егерме җиде ел яшәгәннән соң, туган як, җирсү хисе тарта, күрәмсең, алар Норлатка кайтып төпләнә. Үзләренең сагыну тулы күңелләрен җыр белән, бер генә чарадан да читтә калмыйча, рәхәтләнеп бушата алар. Бүген дә алар, җырларының финал өлешен кулга-кул тотынышып тәмамлагач, зал алкышларга күмелде. Ә бәйгенең иң күңелле, истә калган өлеше районыбызның ветераннар советы әгъзасы Валентина Витальевна Перфильева сүз алгач булгандыр. Җиңүчеләрне тагын бер кат җырлатып, билгеләп үткәч, үзе дә түзмәде . матур итеп татарча җыр башкарды. Алдагы елларда аккордеонда уйнап җырлап сокландырган иде. Дөрес бәяне нәкъ менә аның шикелле сәнгатьне, җырны, моңны аңлаган кешеләр генә бирә аладыр!
Розалия Ибраhимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> "Балкыш" бәйге-фестивале (ФОТО)
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш