Яшәеш
Балигъ булмаган баламның фатирын сата аламмы?
- 15 яшьлек улымның милке саналган фатирны сата алабызмы? Әллә балигъ булуын көтәргә кирәкме?
- Балигъ булмаган затның күчемсез милкен, берничә шартны үтәгәндә, сатарга була. РФ Гражданнар кодексының 26 маддәсенең 1нче пункты буенча, 14тән алып 18 яшькәчә баланың әти-әнисе, тәрбиягә алучысы яки попечителе язма рәвештә ризалык биргәндә, сату-алу килешүе төзергә мөмкин. Ата-анадан кала, тагын опека һәм попечительлек органнарыннан да фатирны сату өчен рөхсәт алырга туры киләчәк. Аны, әлеге өлкәдә вәкаләтле булган оешма бирә. Шул белешмәне алу өчен кирәкле документлар һәм шартлар исемлеген дә шунда ук белергә була (мәсәлән, балага бәясе һәм мәйданы шундый ук булган башка торак сатып алу яки фатирны сатудан кергән акчаны бала исеменә банкка салып кую). Рөхсәт, гариза тапшырганнан соң 15 көн дәвамында, язма рәвештә бирелә. Шуннан соң гына улыгызның фатирын сатып алу килешүен төзергә мөмкин. Шуны да истән чыгармагыз, балигъ булмаган затның күчемсез милкен алганда - нотариус таныкнамәсе узарга тиешсез. Нотариаль форманы сакламаган очракта, сату-алу дөрес саналмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев