Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балигъ булган балага алимент тиешме?

- Оныгым медицина көллиятендә белем ала. Быел аңа 18 тулды һәм әтисе шунда ук алимент түләүдән туктады. Әйтегез әле, улы профессияле булып үз-үзен тәэмин итә башлаганчы аңа әтисе ярдәм итәргә тиешме?

- Алимент балаларга ике очракта түләнә. Беренчедән, әгәр дә алар балигъ булмаса. Икенчедән, балалар балигъ булып та, эшкә яраксыз һәм ярдәмгә мохтаҗ булса.
Балигъ булмаган балаларга түләүләр, алар 18 яшькә җиткәч туктатыла (эмансипация очрагында тагын да алданрак). Бернинди белем алу турындагы дәлил дә, хезмәт хакының булмавы да - алимент тотып калу срогын арттыруга нигез була алмый.
Әмма практикада, баласын карау өчен өстәмә керемгә мохтаҗ, мәктәптә, техникумда (көллияттә) яки югары уку йортында укучы 18 яше тулган бала анасы (яки инвалид бала анасы) судка мөрәҗәгать итеп алимент түләүләре срогын арттыруны таләп итә ала.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев