Баланы мәктәпкә җыендыру кыйммәткә төшәме?
Балаларны мәктәпкә җыяр чакны кот очып көтеп торабыз. Чөнки бөтен нәрсә кыйммәт.
Арзанлы дип йөргән кибетләрдә дә бәяләр «тешли». Ә бит баштанаяк киендерәсе, канцелярия кирәк-яракларын аласы. Бер баланы әзерләү ничава гына әле, но ике һәм өч укучысы булганнарга Аллаһ ярдәм бирсен. Чөнки мәктәп эчендә кияр өчен бер туфли генә дә 3-5 мең сум тора. Ә ясалма күннән тегелгәне бер-ике айга да җитми, барып чыга. Аннан балалар киемнәре өлкәннәрнекенә караганда да кыйммәтрәк.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев