Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баламның кемнеке икәнен дә белмим

...Әй, кызлар, җиңел генә уйлап, майтарып ташлыйбыз да, аннары гына кылган акылсызлыгыбыз бөтен җитдилеге белән каршыга килеп баса.

Бала-чага да түгел бит инде үзем, йә...

Язда утыз тулды быел. Бер яктан әле япь-яшь кыз итеп хис итәм үземне, ә уйлап карасаң якынча гомернең яртысы инде яшәлгән бит. Күңелсез яшәдем, дип әйтә алмыйм, вакытны бик тә күңелле уздырдым. Шуның кадәр күңелле – оныкларга сөйләрлек түгел. Нинди оныклар? Балам да юк, ә гомер бара, апа әйтмешли, сәгать текелди.Үземнең мәгънәсез тормышым турындагы әлеге фәлсәфи уйлануларга ун ел күрешмәгән дус кызымның шалтыратуы сәбәпче булды. Каяндыр телефон номерымны тапкан да, шалтыраткан. Ә аның инде өч баласы бар, зурысы быел укырга кергән. Вәт йөрәгемә кадалды бит балалары турында сөйләве. Әле бер ел элек кенә мин аны бала чүпрәкләренә шуның кадәр батуына кызганыр идем дә, кабат үземнең күңелле тормышыма чумар идем. Бу юлы нидер булды да куйды үземә, прәме трубкага елап җибәрдем.

Алисә, классташым минем, һәрвакыт йомшак күңелле булды, шуңа күрә аның белән беренче класстан ук дуслаштык та. Ул гел мине яклый, саклый, тынычландыра иде. Ун ел аралашмавыбыз ничек килеп чыккандыр, үзем дә аңламыйм, бик якын дуслар идек бит. Телефон трубкасына елаштык рәхәтләнеп, озак итеп сөйләштек – ул бит беренче карашка гына кешенең барысы да ал да гөл кебек, тирәнрәк керсәң һәркемнең шкафында скелет табыла. Алисәнең ире акчаны яхшы эшли, тик читкә йөргәли.

Ахирәтем бөтен күңелемне урыныннан кузгатты, «бала табарга телим» дигән бәйләнчек уй башыма кереп утырды. Тик ЗАГС аша паспортка пичәт суктырып гаилә кору миңа кирәк түгел, Алисәне тыңлагач бигрәк тә. Нигә кирәк миңа ул баш авыртуы. Үзем өчен генә табасым килә минем. Әти-әниемнең дә моңа шат булачакларына һәм миңа ярдәм итәчәкләренә иманым камил. Акча ягы да проблема түгел, мин яхшы эшлим, хезмәт хакым югары.
Бер мәсьәлә бар – минем карынымда бала үзеннән-үзе барлыкка килми бит. Бер шәп әти табарга кирәк: акыллы, чибәр, буй-сынлы булсын һәм үзенә бала кирәкмәсен. Ул чакта мин шулай җиңел генә уйладым. Үземнең яктан хәстәрен күрдем: анализлар тапшырдым, тикшерелдем, витаминнар эчтем –йөклелеккә әзерләндем.

Бер көнне Алисә шалтыратып (без хәзер еш аралашабыз), туган көненә чакырды, төнге клубка «үзебезнекеләрне» җыям диде. Мин андый күңел ачуларны яратам, әлбәттә ризалаштым. Анда симпатичный гына бер ир белән таныштым. Үзе шундый итәгатьле, матур сүзләр сөйли, тик мин аның өйләнгән булуын шунда ук аңлап алдым. Ә миңа барыбер! Аның белән озак очрашырга җыенмыйм бит. Төннең калган өлешен без бергә уздырдык. Ә таң алдыннан ул өенә кайтып китте. Мин инде аның турында уйларга да оныттым, телефон номерымны сорамады, мин дә сорамадым. Хәтта фамилиясен дә белмим, миңа әйткән исеме дә чындырмы-түгелдерме.

Булачак йөклелегемә әйбәтләп әзерләндем, сәламәтлегем буенча кайсыбер проблемаларны хәл итәргә кирәк иде. Клубта шәп итеп гүләйт иткәнемә өч атналап узганнан соң, үземдә сәер үзгәреш­ләр тоя башладым: кайсыбер исләр күңелемә тия, башым әйләнә, бер көнне иртән кофе исеннән ваннага йөгердем. Теге көннәремнең тоткарлануыннан чәчләрем үрә бас­ты –мин клубтагы бер төн уздырган ирдән балага узган! Хыялланган нәрсәм, тормышка ашты кебек, ниһаять, минем күптән көтелгән балам булачак. Әмма бу хәл минем план буенча килеп чыкмады.

Барысы да алдан планлаштыр­ган буенча булырга тиешлегенә мин ияләшкән. Үзем өчен һәр көнне инструкция төзеп һәм аны хәрефенә кадәр үтәгәнгә күрә бүгенге тормышыма, җитешлеккә ирештем дә мин. Шуның аркасында ялларымны күңелле һәм теләгәнчә уздырырга мөмкинлегем бар. Ә монда шундый катастрофа! Бу эш бөтенләй план буенча китмәде һәм мин алга таба нишләргә, бу хәлне ничек җайларга, аңа ничек карарга белмим.
Мин бит ул ирнең характерын, чынлыкта нинди кеше булуын белмим, бәлки ул алкоголик яки явыз, кансыз заттыр? Бәлки аңарда әллә нинди авыру бардыр һәм миңа аборт ясатырга кирәктер? Ә бу организм өчен стресс. Бәлки, буыннан буынга тапшырыла торган ниндидер генетик авыруы бардыр? Ул баламда да булса? Мәсьәләнең мораль ягы да тынычлык бирми – ул ир бит өйләнгән.

Башыма берсеннән-берсе куркынычрак уйлар килә. Гомумән, баланы ялгыз үстерү дә планда гына яхшы икән. Чынлыкта, бернинди әти-әни ярдәме дә, минем белән бергә туачак баланы өзелеп көткән һәм мине яратучы ирне алыштыра алмый.


Бала табу өчен, чынлап та, башта яратышып кавышырга кирәк икән. «Мин үзем генә дә булдырам» дигән уй дөрес түгел. Әйе, мин аны табачакмын, теләгемә ирешәчәкмен дә ди. Ә әтисез бала бәхетле булырмы соң? Аннары яраткан кешем очраганда да, бу бала аңа кирәкме? Карынымдагы сабый бер яктан Аллаһ Тәгалә бүләге булса, икенче яктан, минем шундый юләр уйларым өчен – җәзасы да булып тора. Менә нишләргә миңа хәзер? Киңәш бирегез әле, зинһар!

Аңлыйсыздыр, исемемне күрсәтмим. Кызлар, әгәр дә минем хатыма киңәшләр булса, «Әйтәм әле» рубрикасына язуыгызны үтенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев