Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баламны алыштыра яздылар

...Яшьлегем белән тормышымда булган бер мизгелгә артык әһәмият бирмәдем.

Миңа ул бары тик бер мәгънәсез ялгышлык кебек кенә тоелды. Аннары үземнең эшчәнлегемә бәйле баласызлык мәсьәләсе белән очрашкач, проблеманың масштабына төшендем...

Без элек башка район үзәгендә яшәдек, ул шәһәр түгел, ә әллә ни зур булмаган бистә генә. Бала табу йортында да кешеләр бер-берсен белә, уртак туганнар, уртак танышлар, дигәндәй. Бу бер үк вакытта берләштерә дә һәм уяулыкны да югалта, чөнки ышанасың.

Беренче баланы дөньяга тудыруның шатлык та, бик зур стресс та булуын искәртеп тору артыктыр. Мин дә шул халәттә идем. Барысы да яхшы узды, мине тудыру залыннан палатага алып килделәр. Ул вакытта бала табучылар аз иде, иртәнгә кадәр палатада берүзем кундым. Аннары минем янга тагын бер хатынны китерделәр.
Балаларны тапкач ук әни­ләре белән калдыру юк иде бит әле ул вакытларда, имезергә генә бирәләр иде. Хәзер яңа таләпләр буенча бала туган минутларыннан ук анасыннан аерылырга тиеш түгел. Монда ана күкрәгенә салу да, бала ашказанына төшәргә тиешле беренче тамчы молозива тамчысы да бик мөһим. Менә шушы, элек әһәмиятле дип саналмаган детальләр, аннары кешенең зур тормышында чагылыш таба. Бу хакта искә алуым шуңа, ул вакытта минем дә баламны тугач ук алып чыгып киттеләр, рәтләп йөзен дә күрми калдым.
Улымны имезергә китерүләрен сабыр гына көтеп утырудан башка чара юк иде. Менә шунда туйганчы карармын, дип уйладым. Шул арада палатадаш хатын белән сөйләшеп алдык. Ул икенче баласын тапкан, «старородящая» яшендә булып чыкты.

Палата ишеге ачылды һәм акушерка: «Хәзер кемне алып килделәр? Кем әле генә тапты?» – дип сорады.

Күршем җавап бирде һәм аның кулына кечкенә биләү – төрелгән баласын тоттырдылар. Һәр ана кебек үк ул баласына елмайды да, күк­рәген каптыра башлады. Әмма бала башын як-якка боргалый, ашарга теләми.

Аннары хәтеремә тагын бер мизгел искә төште – мин аңа: «Балаң кемгә охшаган?» – дигән сорау бирдем. Ул берникадәр баласына текәлеп торды да: «Беребезгә дә охшата алмыйм әле мин моны... кашлары да, борыны да беребезнеке дә түгел», – диде.

Ул вакытта бу аны да мине дә сагайтмады. Балалар бит бик тә үзгәрүчән. Беренче айларда ук чәчләре дә, күзләре дә үзгәрә. Әгәр дә бала тән тиресе төсе белән әти-әнисеннән аерылмый икән, димәк, тәртип. Күрәсең, күршем дә шулай уйлады. Шуңа күрә минем соравыма артык әһәмият бирмәде. Күбрәк баласының имине алмавына һәм ач калуына борчылды.
Үл миннән, шәфкать туташы янына барып, баланы өстәмә ашатулары турында һәм, әгәр бала имми икән, нишләргә кирәклеге турында белешүемне үтенде. Мин шатланып риза булдым, шунда үземнең улымны нигә китермәүләрен дә белешермен. Минем дә бит аны күрәсем, миңа яки әтисенә охшаганлыгын беләсем килә.

Кабинетта урыннарында балалар ята, ә лампалы өстәл артында шәфкать туташы утыра иде. Минем сораудан соң ул сикереп торды. «Габитова! Ул бит синең балаң!» Бу сүзләрдән соң мин катып калдым. Шәфкать туташы балаларны бутаган булып чыкты. Палатадаш хатынныкы кроватта тыныч кына йоклап ята, ә минем улым, имиен аның авызына тыгарга азапланган чит хатын кулында.
Мин палатага атлыктым һәм килеп керү белән улымны үземә алдым. Әлеге хәлнең алга таба ничек буласын күз алдыма китереп, чәчләрем үрә торды. Күршемнең баланы нигә үзләренә охшата алмавы да аңлашылды, чөнки ул аныкы түгел, ә минем улым!

Менә шундый хәл булган иде минем белән балалар тудыру йортында. Ярый әле ахыры хәерле тәмамланды. Үзләре дә белмичә чит кеше баласын тәрбияләүче гаиләләр дә бардыр. Телевизордан да ДНК-тестлар ясатып, туганлыкларын ачык­лаучы тапшырулар күрсәтеп торалар, Аллаһ сакласын. Менә шундыйларның берсен карагач, сезгә үземнең баштан узганны сөйлисем килде. Хәзер дә элекке замандагы кебек, балаларны ашатырга гына аналарына китерүче роддомнар бардыр әле, уяу булыгыз.

Сәлам белән, Роза.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев