Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балам тырнак кимерә

Тәрбия бишектән башлана

Балалар тырнакны начар гадәттән кимерми, моның сәбәбе һәрвакытта да тышка чыгарылмаган эмоцияләрдә, ди белгечләр. Ул моны күңелсез яки шулай тәмле булганнан түгел, ә нервланганнан һәм борчылганнан эшли. Мәсәлән, яңа кешеләр белән аралашудан оялганнан яки мәктәптә контроль эш булганда, укытучылар яки әти-әнисе әрләгәндә. Кулларының ямьсез күренеше куркыныч түгел, тырнак үсә торган әйбер.

Баланың эмоцияләрен качыруы, тышка чыгармавы куркыныч, дип ассызыклый белгечләр. Еларга ярамый – көләчәкләр. Ачуны чыгарырга һәм кычкырырга ярамый – әрлиячәкләр. Ә бала эмоцияләрне башкача кичерә белми. Мәктәптә моңа өйрәтмиләр. Ә эчтә калган эмоцияләр эзсез узмый...

 
Андый балалар кыюсыз, үзләренә ышанмый торган булып үсә. Алар үзләренең хисләре турында сөйли белми. Аларда невроз тамыр җәя. Зур үскәч тә, тормышта андый балаларга мөнәсәбәтләр корырга авыр. Ул өч тиенлек яратмаган эшендә озак еллар хезмәт итәргә мөмкин, чөнки канәгатьсезлеген белгертмәскә күнгән. Тырнак кимерү – аларның проблемаларының иң кечкенәсе.

Зур үскәч әлеге проб­лемаларны төзәтүе катлаулы, кыйммәт һәм озак вакыт таләп итә. Эмоция­ләрне дөрес кичерергә өйрәтү бала вакытта кулай. Үзенең эмоцияләрен кичерә белгән бала:

  • хисләре турында тыныч кына сөйли, ә бетмәс истерика куптармый һәм аңарда невроз да барлыкка килми;
  • башкаларның хисләрен һәм теләкләрен хөрмәт итә, беренче чиратта – әти-әнисенекен;
  • гаиләдә җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга өйрәнә.

«Тырнак кына бит ул» һәм «үскәч кимермәс әле» дип уйлау хата. Бу җәелергә җыенган невроз билгесе һәм балагызга бары тик сез ярдәм итә аласыз. Беркайчан да кычкырып, ни дә булса аңлатырга, өйрәтергә тырышмагыз. Балага тавыш күтәреп тәрбияләргә ярамаганлыгы турында Коръәндә дә язылган. Ике арада һичшиксез, дус­танә һәм җылы, ышанычлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Берәр катлаулы хәл килеп чыкканда бала «әти белән әни мине моның өчен үтерә» дип уйларга һәм сезгә дөресен сөйләргә куркырга тиеш түгел, ә аңарда беренче «әти-әниемә әйтергә, шалтыратырга кирәк» дигән уй булырга тиеш. Баланы куркытып тәрбияләү – чын ата-ана эше түгел. Чын ата-
ана баласы белән бербөтен булып яши, нинди генә халәттә дә аның хәленә керә, ярдәм итә, яратуын күрсәтә, тормыш зи­рәк­лекләрен тыныч тавыш белән сеңдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев