Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Балаларыбызның тормышы безнең кулларда!

Балаларның уку елы башланды. Нәкъ менә шушы вакытта укучылар электр тогы сугу нәтиҗәсендә еш кына тән җәрәхәте ала. Аларга даими рәвештә ток сугуның куркыныч булуы турында аңлатып тору мөһим.

Яктырткыч көнкүреш җиһазлары - суыткыч, телевизор, радиоалгыч, үтүк, электр плитәсе һәм башкалар булмаган йорт юктыр. Һәр мәктәптә электр җиһазлары, укыту өчен техник әйберләр урнаштырылган остаханәләр, лаборатория, сыйныф бүлмәләре, укыту кабинетлары бар. Урамда безне 220 вольт һәм аннан да югарырак көчәнешле чыбыклар һәм электр җиһазлары чолгап алган. Электр җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин.
Шулай ук теләсә нинди асылынып торган яки өзелгән чыбыкларга тотынырга һәм 8-10 метрдан да якын килергә ярамый. Бу гомер өчен куркыныч. Электр тапшыру линиясе янында уйнау, агачларны селкетү - шулай ук үлемгә китерергә мөмкин. Юеш агач та электр тогы сугуга сәбәпче була ала.
Исегездә тотыгыз! Балаларыбызның тормышы безнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев