Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларыбызны мәктәптә ничек ашаталар

Укучы балаларыбызның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларның биредә туклану проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим.

«Мәктәптә туклану» сүзтезмәсе эчендә балаларыбызның сәламәтлеге ята. Статистика буенча, яшүсмерләр арасында аш кайнату органнары авырулары 3нче урында. Шуңа күрә, өйдә генә түгел, мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, туклануны дөрес оештыру - укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый.
Горький исемендәге мәдәният сараенда, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләренең директор корпусы белән нәкъ менә әлеге мәсьәлә буенча эшлекле очрашу уздырды. Рособр надзор территориаль бүлекчәсе тарафыннан, укыту учреждениеләрендә тикшерүләр уздырганнан соң тапшырган документ - бу киңәшмәгә этәргеч булды. Федераль структура вәкилләре, ата-аналарның авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдә шәһәргә караганда ашау өчен азрак түләүләрен ачыклаган.
- Бу - авылда мәктәп яны участокларында яшелчәләрнең үстерелүе һәм ата-аналарның да продуктлата ярдәм итүе белән бәйле, - дип аңлатты мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.
Ул шулай ук, мәктәптә туклану буенча Казан белгечләренең, үз эченә кирәк булган барлык элементларны һәм минералларны туплаган «Оптималь меню» төзегәннәрен дә билгеләп үтте. Аның бәясе бер кешедән көненә 131 сум (Яшел Үзән мәктәпләрендә төшке аш - 51-57 сум) тәшкил итә.
Район башлыгы директорларга әлеге меню буенча ата-аналар белән фикер алышырга тәкъдим итте.
- Бәлки, кайсыбер мәктәпләрдә андый суммага да балаларын ашатырга теләүчеләр булыр, - диде ул. - Ә иң мөһиме, барлык укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү - мәгариф идарәсенең төп бурычларының берсе.
Иртән бик сирәк бала ашый. Шуңа күрә, ата-аналарның да, укучыларның да күпчелеге мәктәптә ашатуларыннан бик канәгать. Тик төрле кеше бар. Кемдер өендә пешкән ризыкны гына ашый, кемдер сәламәтлеге буенча ашханәләрдә ашый алмый. Андый очракларда мәктәптәге түләүле тукланудан баш тарта аласыз. Укытучылар да, директор да сезнең баланы мәктәп ашханәсендә тукланырга мәҗбүр итә алмый. Чөнки муниципаль гомум белем бирү учреждениеләре өчен андый норма актлары да, закончалык та, закон да юк. Авыру сәбәпле махсус туклану режимы булган укучылардан сәламәтлек саклау оешмаларыннан белешмә таләп итү дә - хокук бозуга керә. Гариза мәктәп директоры исеменә ирекле рәвештә, балагызны ризык белән үзегез тәэмин итәчәгегезне аңлатып, мәктәп ашханәсендә тукланырга мәҗбүр итмәүләрен үтенеп языла. Шулай да, баланың «минем анда ашыйсым килми» сүзенә карап кына андый гаризаны язарга ашыкмагыз. Мәктәпләребездә ризыкның сыйфаты да, тәме дә зарланырлык түгел. Әлегә бәясе дә артык тешләшми, күп балалы, аз керемле гаиләләргә ташламаларның да ярдәме зур.
...Минем кызым 5нче гимназияне дүрт ел элек тәмамлады. Җае чыкканда яраткан мәктәбенә, хөрмәт иткән укытучылары белән күрешергә бара һәм андагы ашханәгә сугылмыйча калмый. Күптән түгел баруында «подлива белән макарон» эләкмәвенә күңеле төшеп кайткан иде...

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев