Яшәеш

Балаларны тартып алырга булдылар

Күп балалы аналардан балаларны тартып алу турында ике искның берсе канәгатьләндерелде.

Күршеләребез чегәннәрдә гепатит авыруы таралгач, таборларда бик күп тикшерүләр уздырылды. Әйшә һәм Карамалы Тауда чегән бистәләрендә аларны опека бүлеге, янгын күзәтчелеге, полиция һәм мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре үткәрде. Хәтерләсәгез, беренче тикшерүләрдә «Яшел Үзән» журналистлары да катнашты. Нәтиҗәләр үзгәрешсез калды: «ирекле халык»ның 338енә дә дәгъвалар элеккечә калды, төзелешләрнең законсыз булуы, регистрациянең булмавы, яшәү шартларының яраксыз булуы, антисанитариянең теге ягы.
Тулада законсыз төзелгән 120 чегән йортын сүтү турында карар кабул ителде. Безнең районда да төзелгән йортларның законлы булуын тикшерәләр. Әгәр чегән йортлары законсыз төзелгәнлеге ачыкланса, аларның 100 проценты да сүтеләчәк. Ә анда балалар яши бит, диярсез.
- Чегән гаиләләрендә барлыгы 70 балигъ булмаган бала яши, аларның шартлары оптималь булудан ерак, - дип сөйли Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова. - Карамалы Тау бистәсендәге 35 чегән йортының барысы да авария хәлендәге «сыпушкалар», бүлмәләр караңгы, дымлы, кайберләрендә хәтта идән дә юк. Санузел, канализация нәрсә икәнен дә белмиләр. Мич ягалар, утынны кышка әзерләп куймыйлар. Күп балалар мәктәпкә йөрми. Хәйләкәррәк ата-аналар балалар өйдә укый дип ялганлый, әмма алар үзләре дә белемсез, надан. Мондыйлар балаларын ничек укытсын?
Исегезгә төшерәм: Әйшәдә 19 чегән баласы, Карамалы Тауда 9ы А гепатиты белән авырды, берсе «ВИЧ-инфекцияле».
Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен объектив сәбәпләр бар. Күз алдыгызга гына китерегез: Лариса (исеме үзгәртелде) алты бала анасы, аңа нибары 24 яшь, ә ире юк. Аның олы кызы инде үзе дә бала тапкан. Бу гаиләдә яшәү шартлары коточкыч, шулай булуга карамастан, күп балалы бу ханымны алты айга ана хокукыннан мәхрүм итеп тору зур авырлык тудырды.
Суд карары 6 айдан үз көченә керә. Алты ай эчендә бу ханым өендә гади генә шартлар тудырса да, мәсәлән, умывальник куйса, яки бәдрәф булдырса, аңа балаларын кире кайтарачаклар. Әгәр тудыра алмый икән инде, ул вакытта ике яшьлек баласы республика балалар йортына, ә калганнары «Гнездышко» приютына җибәреләчәк. Ә мин уйлап торам әле: әгәр умывальник куелса да, бу балалар аннан файдаланачакмы соң? Әмма монысы бөтенләй башка тема.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Балаларны тартып алырга булдылар
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш