Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны коронавирустан мәҗбүри вакцинацияләү кирәк, дип раслый РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты

Балаларны коронавирустан мәҗбүри вакцинацияләүне кертүгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш педиатры Александр Баранов басым ясый. Әлеге фикерне ул "Кайгыртучан әти-әниләргә - балаларның сәламәтлеген ничек саклап калу һәм яхшырту турында" конференциясендә әйтте.

"Бездә ирекле вакцинопрофилактика. Менә мин ирекле вакцинопрофилактикадан баш тартырга кирәк булган чорлар да булгалыйдыр, дип саныйм. Минемчә, безнең халыкның, шул исәптән балаларның да сәламәтлегенә бик тә җитди зыян китерә торган бүгенге коронавирус инфекциясе эпидемиясе аркасында, мөгаен, уйларга һәм балаларга да мәҗбүри вакцинопрофилактиканы кертергә кирәктер", - дип белгечнең сүзләрен китерә "Ведомости".



Баранов, Россиядә "антивакциналь лобби чәчәк атуына" һәм аның "намусында" "йөзләгән балалар авыруы һәм үлеме" булуына ышана. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицина буенча баш штаттан тыш балалар белгече Ләйлә Намазова-Баранова санавынча, "антивакциналь лоббины туендыру" шул исәптән чит илдән керә, дип тапшыра РИА "Новости".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев