Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны кисәтеп торырга кирәк

Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Ольга Петрухина һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе Зөлфия Шакирова Яшел Үзәннең 2нче махсус (коррекцион) белем бирү мәктәбендә укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Әлеге чара барышында Яшел Үзән муниципаль районында балаларга бәйле юл-транспорт травматизмы торышы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте һәм автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүендә, велосипед белән идарә иткәндә куркынычсызлык таләпләре, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемгә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрү турында искә төшерделәр. Алар бик актив булды, сорауларга җавап бирде. Соңыннан «Сакла» сайтыннан күрсәтелгән видеоматериалны да кызыксынып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев