Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Балаларны аерырга ярамый

#әйтәмәле

«Бармаклар бер төсле авыртмый бугай ул» дигән исем астында хат бастырган идегез. Менә шуны укыдым да, уйга калдым һәм үземә чит күзлектән карарга тырышып карадым. 

Без дә ирем белән ике бала үстерәбез. Икесен дә бер үк төрле яратабызмы соң? Менә шул сорауга күңелемнән үз-үземә «честно» җавап бирергә булдым. Юк. Бер үк төрле түгел. Миңа калса, беркем дә бер үк төрле яратмый балаларын. «Һәр бармак бер төсле авырта» диләр дә, әйе, авырып-нитеп китсәләр, ниндидер проблемалар килеп чыкса – һәрберсе өчен җан атасың, борчыласың. Ә менә яратуга килгәндә – һәр баланы үзенчә, башкача яратасың шул. 

Әмма мин хат авторын жәлләдем. Шуның кадәр аерырга ярамый инде балаларны. Берсенә бөтен нәрсә, ә берсенә – бернәрсә дә. Нинди әти-әни инде ул шундый?!
 

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев