Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга уңайлы булсын өчен миллион сум

Быел Яшел Үзәндә ике балалар бакчасына һәм 9нчы лицейга капиталь ремонт ясала.

Милли проектлар

– Мин бәхетле генә түгел, мин хәтта үз халәтемне аңлатып та бирә алмыйм, – дип шатлыгы белән уртак лаша лицей директоры Валентина Кибец. – Панельдән ясалган мәктәбебезгә 33 ел. Бу вакыт эчендә без аны берничә тапкыр җиһазландырдык – аның эчке кыя фәте бик яхшы. Ә хәзер республика программасы ярдәмендә без аны тышкы яктан төзекләндереп кенә калмыйча, җылыта да алабыз.

Белешмә: 9нчы лицейны ремонтлау га барлыгы 115 млн. сумнан артык акча бүленгән. Эш 8 төрдә башкарылачак. Бирегә түбә, фасадларны ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, барлык эчке инженер эшләре һәм башка кирәкле төзелеш керә. Шул ук төр эшләр 34нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы өчен дә каралган. Чыгымнар республикадан бүленеп бирелгән – 56 млн сумнан артык. Шулай ук, без Яшел Үзәннең «Гөлчәчәк» балалар бакчасында булдык. Ул шәһәрнең иң зур бакчаларының берсе булып санала.

– Быел бу бинага 31 ел була, – ди балалар бакчасы мөдире Гүзәл Әгълиуллина. – Шушы вакыт эчендә безнең бакчада ремонт булганы юк. Түбәбез коточкыч хәлдә, икенче катка су үтә иде. Канализация системасы искергән. Безнең балалар бакчасы өчен капиталь ремонт ясатуга ирешкән шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Балалар бакчасының бер ягы ремонтланган инде. Хәзерге вакытта төзүчеләр икенчесен төзекләндреүгә кереште. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә балалар җылы идәнгә басып йөрия чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев