Балаларга түләүләр артачак
Балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының берсе — бала туганда яки уллыкка алганда бирелә торган түләү. 1 февральдән бу түләү күләме 5,6 процентка индексацияләнәчәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстан халкы нинди суммаларга өмет итә ала һәм ул нәрсәгә бәйле булачак — «Татар-информ» материалында.
Бала туганда бирелә торган 1 тапкырлы түләүне барлык гаиләләр дә ала — керем дәрәҗәсе һәм балалар саны монда роль уйнамый. Ата-ананың статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашкан, үзләре өчен эшләүче (самозанятый), эшсез яки шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлгән булырга мөмкин — пособие суммасы моннан үзгәрми.
2026 елның 1 февраленнән бала туганда бирелә торган түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.
Түләүне биологик ата-аналар гына түгел, аларны алыштыручы затлар да: уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да ала ала. Уллыкка алучылар өчен кайбер очракларда арттырылган суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид бала, сигез яшьтән өлкәнрәк бала яки берьюлы бертуган берничә баланы уллыкка алганда, 1 февральдән түләү күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев