Волжск шәһәрендә Яшел Үзәннән инвалид балаларга ярдәм итүче Бөтенроссия хәйрия фонды «Нур» («Свет») инициативасы белән «Мандарин төсендәге балачак» акциясе булып узды.
Игътибар үзәгендә «үзенчәлекле» балалар һәм аларның әти-әниләре булган әлеге оешма, мәрхәмәтле канаты астындагыларга аякка басарга, шатланырга, көләргә, яшәргә һәм хыялланырга ярдәм итә. Мондый проектлар уздыру буенча да аларның тәҗрибәсе җитәрлек.
Балаларның социаль адаптациясе, бер-берсе белән танышу, аралашу, үзләренең талантларын күрсәтү мөмкинлеге, онытылмаслык уңай эмоцияләр учагы булу һәм шулай ук бу «күренекле» кешеләрнең проблемаларын җәмгыятькә белгертү - әлеге чараның төп максаты булып тора.
Акцияне оештыруны Волжскиның халыкны социаль яклау комплекслы үзәге «Нур» белән бертигез бүлеште. Шәһәрнең «Балигъ булмаган балаларны социаль реабилитацияләү үзәге», «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү үзәге», дәрестән тыш эшләр буенча директор урынбасары белән берлектә 9нчы мәктәп волонтерлары, шәһәр администрациясе вәкилләре, «Мәхәллә» мәчетенә һәм Изге Иоанн Кронштадтский Храмына йөрүчеләр әлеге чарада бик актив катнаштылар.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 10нчы санында.
Нет комментариев