Балалар турында хыялландык, тик алар тугач, ирем тиз туйды
...Бу ирләр нигә рәхәт яшәүне генә ярата, ә барлык мәшәкатьне хатыннар җиңеләйтергә тиеш икән?
Бала туганчы, бер ирне генә карыйсы авыр түгел, әмма баланы да, ирне дә бер дәрәҗәдә тәрбияләп өлгерәсе авыр...
Дус кызым барына да төкереп, суд аша яхшы алимент каерып, иремне теге өч хәрефкә җибәрергә киңәш итә. Әмма мин бирешмәскә карар кылдым. Һәм әлегә кадәр үкенмим. Миңа калса, безнең мөнәсәбәтләр әкренләп җайлаша кебек. Киләчәгебезнең дә уртак һәм бәхетле булуына ышанам.
Без инде күптән өйләнешкән. Әлбәттә инде, вакыт узу белән гаиләбезне ишәйтү турында да уйлый башладык. Тик барысы да җайлы гына түгел шул. Мин балага уза алмадым, табибка мөрәҗәгать иттек. Үзебезнең сәламәтлегебездәге проблемалар турында язып торасым килми, шуны гына әйтәм: уйлаштык та, ясалма аталандыруга ризалаштык.
.Ирем бик шатланды, танышларына минем корсактагы балаларыбызның УЗИ фотолары белән мактанды, бергәләшеп коляска, киемнәр алдык. Вакыты җиткәч, балаларыбызны – кызыбыз белән улыбызны ярып алдылар. Сөенечебезнең чиге булмады. Ниһаять безнең гаилә дә тулы булды, дип уйладым. Чөнки шуның кадәр бала турында хыялландык! Әмма алар тугач, ирем үзенең мәшәкатьләрдән арыганын әйтте.
Сәбәбе берничә.
Беренчедән, йөклелек буе миндә токсикоз булды, аннары операция. Әлбәттә, мин хәлсез һәм эштән чыккан халәттә идем. Иремә кырык җиде яшь һәм ул миңа балалар белән физически ярдәм итә алмый, төннәрен йокы күрмәгән булса да, иртәгәсен берни булмагандай эшләргә хәленнән килми торган булып чыкты. Ә эше аның җаваплы, игътибарлы булырга кирәк. Хәзер ул йокысын туйдырмаска мәҗбүр һәм бу аның эшләү нәтиҗәлелегенә тәэсир итә.
Икенчедән, үч иткәндәй, гел авырыйбыз. Миңа иремне җитди утырышлардан чыгарып, шалтыратырга туры килде. Чөнки ике бала белән андый вакытта нишләргә дә белмисең.
Өченчесе, ярдәмчеләрдән баш тартырга туры килде. Эш шунда, минем ирем өйдәге тәртипкә бик таләпчән. Элек безгә бер әйбәт апа булыша иде. Әмма балага узудан алып, тапканга кадәр безнең чыгымнар күп булды һәм аның хезмәтеннән баш тарттык. Мин өмет иткән няня да әлегә «не по карману».
Нәтиҗәдә, ирем, өй давыл узганнан соңга охшаган, дип зарлана башлады. Ә мин бар нәрсәне урыннарына урнаштырып өлгерә алмыйм.
Кыскасы, без тыныч тормышка өйрәнеп өлгергән идек. Бер-беребезгә һәм ялга күп вакыт бирә ала идек. Тормышыбызны үзебез теләгәнчә көйләп яшәдек. Хәзер барысының да асты өскә әйләнде. Әмма мин шуның кадәр көч һәм чыгымнар куеп төзегән тормышыбыздан баш тартырга, көрәшсез генә бирелергә уйламыйм! Һәм минем кечкенә генә шәхси көрәшем башланды.
Алдан, иремне психологка барырга күндердем һәм барлыкка килгән кризистан чыгу буенча берничә тәкъдим керттем. Иремә, өйгә кайтырга кырык минут – бер сәгать кала, әбизәтелне шалтыратырга куштым.
Нишли торган гына булсам да, аның шалтыратуыннан соң, барлык аунап яткан әйберләрне тиз-тиз җыештырып куям. Шкафта үтүкләп өлгермәгән керләр өчен аерым булекне бушаттым. Үземне тәртипкә китереп өлгерәм. Шулай итеп, гаилә башлыгын чиста өй, матур хатын каршы ала.
Моннан тыш, кичке аштан соң балалар белән урамга чыгып китәбез, әтиебезгә киеренке эш көненнән соң тынычлыкта ял итәргә сәгать ярымлап вакыт бирәбез.
Үземә корал итеп тагын бер нәрсәне билгеләдем, ул мондыерак: әгәр дә баланың температурасы 39 градустан түбәнрәк һәм ул буылмый икән, әтиебезгә шалтыратып, борчып тормыйбыз.
Боларга өстәп, үз кулларым белән ясаган бизәнү әйберләрен сатуга куйдым. Балага узганчы минем шундый хобби бар иде. Хәзер шул рәвешле тизрәк өйдә ярдәм итүче апаны кабат чакырырга телим.
Ирем минем әлеге тырышлыкларыма бик тә шатланды дип әйтә алмыйм. Ул чынлап торып әти булырга әзер түгел дип уйлыйм. Яки балаларыбыз булмаганга ул инде өйрәнгән булган. Әмма ул миңа шелтәләрен бик күпкә әзрәк әйтә башлады, эшендә дә җайланды.
Балаларны Аллаһ бүләге итеп кабул итмәвенә, ә аларның аның өчен мәшәкатькә әверелүенә, әлбәттә, үпкәм бар. Шулай да иремне аңларга тырышам. Хатын-кызларда аналык хисе автомат рәвештә уяна, ә ирләргә бу яктан авыррак. Кем әйтмешли, күзләр ялганламый. Ә иремнең күз карашы, чынлап та, арыган иде.
Бердәнбер теләмәгән нәрсәм, аның үзен генә ял итәргә җибәрү. Әйе, аның анда ялгыш адым ясавыннан куркам. Шуңа күрә отпускасын без бергә ял итәчәкбез. Һәм, бер-беребезгә якынаю, икәү генә калу мөмкинлеге булсын өчен, няня яллап була торган отель сайлаячакбыз.
Гаиләне саклап калу өчен бөтен көчне кулланырга кирәклегенә иманым камил. Иң мөһиме – үпкәләрне, горурлыкларны бер җиргә бөтереп тыгып, үзеңдә әйткәләшә башламаска көч табарга кирәк. Әйе, һәр хатын-кыз ирнең үз өчен таш стена булуын тели. Тик минеке әлегә – бәллүр ваза һәм мин чын күңелдән аны ватмаска тырышам. Балаларымның тулы гаиләдә һәм яраткан әтиле булып үсүләрен телим. Һәм моның нәкъ шулай буласына ышанам, чөнки мин бик тә тырышачакмын!
Без, хатын-кызларны Аллаһ ярдәменнән ташламасын, чөнки безнең өстә бөтен дөнья йөге, билләһи! Менә шундый хәлләр, кызлар. Бәлки минем хатымнан кем дә булса үзенә киңәш, файда табар. Талашып, бер-береңә гаеп өеп кую, аерылышу – иң җиңел юл. Гаиләне саклау – бик авыр! Көчле булыйк!
Райондашыгыз Зәринә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев